Интервью на радио "Азатлык" Live - Tatarstan

Türkvizyon 2015 Дамир Давлетшин директор "Майдан-ТВ" Интервью на радио "Азатлык" Live - Tatarstan - Tatarstan

Скачать песню в mp3
Türkvizyon 2015 Дамир Давлетшин (директор

Дата: 2016-09-23
Длина: 03:40
Рейтинг: 0
Просмотрено: 786

Полный список музыки Türkvizyon 2015 Дамир Давлетшин (директор "Майдан-ТВ")
786

Текст оды целиком и бесплатно:

Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә дигән фәрманын үтәп Башкортстан, Саха, Тыва һәм Хакасия TürkVizyon бәйгесендә катнашмаячакларын белдереп оештыручыларга хәбәр иткән инде. Бу хакта җыр бәйгесенең Википедиядәге битендә язылган.

15 декабрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә узачак балалар бәйгесенә Татарстаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, 17-19 декабрьдәге яшьләрнекенә "Ямьле" төркеме барырга тиеш иде. TürkVizyon белән хезмәттәшлектә булган "Мәйдан ТВ" татар каналы директоры Дамир Дәүләтшин Истанбул бәйгесенә ике атнадан әз генә артык вакыт калуга карамастан "җырчыларның да, үзебезнең бару-бармавыбызны белмибез", дип белдерде.

"Мәйдан ТВ" бәйсез канал, акча белән дә, идеяләр белән дә Татарстан хөкүмәтенә бәйләнмәгән. Дәүләтшин быелгы һәм моңа кадәр булган ике TürkVizyon-га сайлап алу бәйгеләрендә өстәгеләрнең йогынты ясамавын да әйтә.

Истанбулга бару-бармауга килгәндә, ул Татарстан хөкүмәтендәге мәдәният, спорт һәм телләрне үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, йә булмаса, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән киңәшергә җыена.

Дамир Дәүләтшин
Дамир Дәүләтшин
​"Бу Мединский белән без хәзер килеп төртелдек, нәрсә эшләргә дә белмибез. Төрки дөнья Төркия генә түгел, аңа татарлар да, башкортлар да, чуашлар да һәм башка халыклар да керә. TürkVizyon бару-бармавыбызны мин барыбер үзебезнең дәүләт хезмәтендәгеләрдән сорарга тиеш, чөнки мин үзебезнең Татарстанның ватанпәрвәре", ди Дәүләтшин.

Аның фикеренчә, сәнгатьне сәясәт белән бергә бутау дөрес адым түгел. Мединский күрсәтмәсен дөрес булмаган гамәл дип бәяли. Бер очкыч белән булган хәлне сәбәп итеп араларны өзеп ташлауга да каршы ул.

2 декабрьгә әле "Мәйдан ТВ"га өстән Истанбулга бармыйсыз, TürkVizyon белән булган элемтәләрне дә өзегез дигән күрсәтмә килмәгән иде. Бу фәрман төшә калса Дәүләтшин "Зур югалту булачак, артистлар да кызганыч, алар нык әзерләнде, костюмнар тектеләр", ди.

О конкурсе и конкурсантах можно узнать в официальной группе TÜRKVIZYON | OFFICIAL GROUP | BALA TÜRKVIZYON

Tatarstan

Все комментарии на сайте (0)

Добавить сообщение

Проверка на ботов: