Салават Фәтхетдинов Үткәнне каргамаек 9 сезон 1991 ел - Зайцев+1: Салават и Крекотень жульничают Сезон 3, выпуск 9. Салават предлагает Крекотеню план.
Дата: 2016-01-06
Длина: 03:32
Рейтинг: 0
Просмотрено: 550
Текст оды целиком и бесплатно:
Мөдәррис Газетдинов көе Равил Шаммас сүзләре
Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Гомер буе хәтерләрлек
Чаклары да күп аның,
Яхшы чагы гөлләр аның,
Начар чагы чүп аның.
Начарлыгы артта калсын,
Гөлләрен кадерләек,
Икебезне бәхетле иткән
Көннәрне хәтерләек.
Аяз көндә назлы гөлгә
Нигә әле болытлар?
Әнә безгә елмаялар
Алда торган минутлар.
Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Алда ята яңа юллар,
Без үтәсе юл булсын.
Гомер бергә тибәр йөрәк,
Тотынышкан кул булсын
Все комментарии на сайте (0)