Идел Кыямов Хәсән Туфан "Сиңа" - Сиреневый мир Иден и Роберта в 79м GLENN MEDEIROS - Nothing's Gonna Change My Love For You
Дата: 2017-01-03
Длина: 01:37
Рейтинг: 0
Просмотрено: 893
Текст оды целиком и бесплатно:
Тагын бер яз саубуллашып китте,
Ядкарь итеп чәчәкләр биреп...
Син дә киттең,
Төсеңне тик миңа
Гомерлек бер истәлек итеп.
Ут эчендә йөргән чакларында
Җуйгандыр ул мине, дисеңме?
Юк,
Җаным белән ышыклап алып чыктым
Һәлакәтләр аша мин сине.
Ничә тапкыр гизеп үттем инде
Җир шарының орбитасын мин
Тик беркайда очратмадым сине,
Табалмадым, табылмадың син.
Очрашып бер тагын вокзалларда,
Саубуллашып үтәсе иде
Йөрәгемдә синең иреннәрнең
Җылысын алып китәсе иде..
Әйт булмаса,
Озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт син булмаса.
Бу чиге юк озын мәңгелектә
Бер генә кат яшибез ласа.
Все комментарии на сайте (0)